Сабада патриотик тәрбия айлыгы
Корпункт:

Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә!
Симет мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Шул уңайдан, 10 нчы сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Закиров Д.Р. белән берлектә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискның тирә-ягын кардан чистарттылар, чәчәкләр куйдылар.