Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Саба районың Бөек Ватан сугышы ветераннары Кәрим Тинчурин театрына юл тотты

Саба районың Бөек Ватан сугышы ветераннары Кәрим Тинчурин театрына юл тотты

Корпункт: 
Сабинский

  Спектакльгә Саба белән бер рәттә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Балтач, Питрәч, Чүпрәле, Әтнә, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырылган иде.

 

  Юлга кузгалыр алдыннан, ветераннар бер берсе белән танышып, сөйләшеп аралаштылар. Ә озатучылар, аларның күкрәкләренә Георгий тасмасын элеп чыкты. Автобусларга утырышканчы, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Марат Рәшит улы Кәримов ветераннарга хәерле юллар теләде. Ветераннар игътибарына Исламия Мәхмүтованың әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

Опубликовано 15 May, 2019 - 16:49 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 15/05/2019 - 16:49):https://tatfrontu.ru/tt/news/saba-rayonyn-boek-vatan-sugyshy-veterannary-krim-tinchurin-teatryna-yul-totty