Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > «РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уены үткәрделәр

«РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уены үткәрделәр

Корпункт: 
Сармановский

Сарман районы «Форпост» отряды активистлары Җәлил икенче санлы мәктәбе базасында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «РИСК» дип исемләнгән Бөтенроссия интеллектуаль уены үткәрделәр. Ярышта 10 нчы сыйныфның 2 командасы катнашты. Уен өч категориядән торды: «Сугыш башы», «Чолганыш» һәм «Блокада Геройлары». Уенга барлыгы  анда 18 сорау тәкъдим ителде. Барлык сорауларга да уенчылар актив җавап бирделәр. Һәркем үз белемен ныгытты һәм Ленинград блокадасы турында күбрәк мәгълүмат җыйды..

Опубликовано 15 February, 2021 - 13:30 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 15/02/2021 - 13:30):https://tatfrontu.ru/tt/news/risk-botenrossiya-intellektual-ueny-utkrdelr