Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!

Корпункт: 
Актанышский

Актаныш районы җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре район хакимияте әзерләгән күчтәнәч кабын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын 5 май көнне җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды. Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтләнгән 14 ветеран арасында Сәлимә апа Фәсхиева да бар иде. - Тыл хезмәтчәннәре турында онытмаулары куанычлы. Сугыш афәте безнең җилкәгә хезмәтнең авырын йөкләде. Түздек, мең шөкер. Инде киләчәктә илләр имин була күрсен, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, - диде ул, бүләк-күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп.

Источник: https://www.instagram.com/p/B_2N_lIgWNo/

Опубликовано 7 May, 2020 - 19:27 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 07/05/2020 - 19:27):https://tatfrontu.ru/tt/news/rhmt-sezg-veterannar-0