Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Рәхмәт белдерелде.

Рәхмәт белдерелде.

Корпункт: 
Альметьевский

1945 елның 30 мартында 2 Беларус фроны гаскәрләре Көнчыгыш-померан операциясе барышында Данциг шәһәрен, хәзерге Польшаның Гданьск шәһәрен алалар. Данциг штурмының үзенчәлеге шунда ки, совет гаскәрләренең частьлары шәһәргә көнбатыштан керәләр, көнчыгышка таба алга баралар. Шулай итеп, немец оборонасы шәһәрнең көнчыгыш бастионнарына таяна алмады.Гданьскны алган өчен Совет сугышчылары 10 000 кешенең гомерен түлиләр. Алманнар 25 000 нән артык югалттылар. Катнашучылар арасында Беренче май районының Бәркәтә авылында туган Мусин Гельметдин Насретдин улы да бар иде. Бик яхшы сугышчан хәрәкәтләре өчен СССР Югары башкомандующие маршал И. В.Сталин боерыгы белән өлкән сержант Мусин Г Н. га Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Документ Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.

Опубликовано 26 March, 2026 - 13:30 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 26/03/2026 - 13:30):https://tatfrontu.ru/tt/news/rhmt-belderelde-1