Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Районыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес.

Районыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес.

Корпункт: 
Тукаевский район

1918нче елның 8нче декабрь көнендә Чаллы районының  Әҗмәкәй авылында, колхозчы семьясында туган. Сугышка кадәр Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Комсомол совхозында зоотехник булып эшли.

1939нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. 1941нче елның 22нче июнь көнне сугышка керә. 25нче Молдавия чиге полкында сугышны башлап, җиңү көненә кадәр 3,4нче Украина фронтларында сугыша. Румыния читен, Кавказ оборонасын саклауда катнаша. Украина, Молдавия, Ростов өлкәсе, Кубань, Румыниянең башкаласы Будапешт, Югаславия башкаласы Белгарадны азат итүдә катнаша. Җиңү көнне Австрия җирендә каршылый.

 1946нчы елның июнь аенда туган авылына кайта. Сугыштан соң хезмәт юлын зоотехник булып башлап җибәрә. 1947нче елдан башлап күп еллар җитәкче булып эшли. “Алга” колхозы председателе, “Гигант” колхозы председателе, МТБ- директоры. 1959нчы елда “Гигант” колхозы берләшкәннән соң  яңадан колхоз председателе. 1970нче елда “Гигант” колхозы өчкә бүленеп, “Камский”, “Ильбухтино”, “Гигант” совхозлары оеша. 1973нче елга кадәр “Гигант” совхозы директоры. Хәзерге вакытта Республика күләмендә персональ пенсионер. Зыя Закирович кайда гына эшләмәсен, ул тырыш һәм оста җитәкче буларак аерылып тора. Аның җитәкчелегендә “Гигант” колхозы бөек үрләр яулый. Ул –ТАССРның атказанган зоотехнигы, авыл-хуҗалыгы отличнигы, коммунистик хезмәт ударнигы, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсе участнигы. Аның сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары турында түбәндәге орден һәм медальләре сөйли.

Медальләре: “За отвагу”, “За оборону Кавказа”, “За победу над Германей”, “100-лет день рождения В.И.Ленина”, Ленин ордены, Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә.

 

Закиров Зыя Закир улы 1947 елдан 1973 елга кадәр Гигант совхозы җитәкче булып эшли.Түбәндәге язма Х.Мөхәммәтшин тарафыннан “Якты юл” газетасында басылып чыккан.1970 елның кышында,Чаллы районының берничә күмәк хуҗалыгыннан совхозлар оештыралар.Совхозлар дәүләт хуҗалыгы булганлыктан,җирләрен төзелешкә алу артык мәшәкат тудырмый иде.Яңа стасус алган “Гигант”совхозының конторасы Әҗмәкәй авылы үзәгендә нарат бүрәнәләрдән салынган була.Зыя Закир улы баһадир гәүдәле,тамак төбе белән сөйләшүче,беренче карашка кырысрак тоелган җитәкче.Бу елларда  КамАЗ,яңа шәһәр төзелә башлый.1947 елдан Әҗмәкәй авылындагы фәкыйр хуҗалыкны җитәкләп,алдынгылар рәтенә керткәч,авылдашлары хезмәтенә акча түли башлагач,янәшә тирәдәге хәлсез хуҗалыкларны куша-куша чын мәгнәсендә гигант хуҗалыкка әйләнеп,киләчәккә өмет баглап,тырышып эшләп ятканда,баш түбәсендә яшен камчылары уйнасын әле.Меңләгән гектар кара туфраклы,уҗдырышлы җире КамАЗ төзелеше астына китә.Шуңа өстәп партия шәһәр комитеты бюросында “Яңа Гәрдәле “авылын күчүгә әзерләргә кушалар.Хуҗалык үзәгедә яңа җирдә булачак диләр.

Туган авылы Әҗмәкәй хуҗалык үзәге булганлыктан,никадәр йөрәк җылысын салды:әллә кайдан балкып торучы мәдәният йортын,көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасын,машина-трактор паркын,урта мәктәпне ,маллар өчен фермалар, тегермән һәм башкаларны җиткерде.Болар бит үзләре эшләп тапкан акчага.Никадәр хезмәт түккән,үз кулың белән төзегән биналар юкка чыгамы?Авыл халкына аю хезмәте күрсәттек мени?һич тынгы бирми торган шундый сораулар мөхтәрәм җитәкченең миен бораулый һәм ул Министрлар Советына хат белән мөрәҗәгат итә:”Гигант” совхозы яңа шартларда яшелчә һәм сөт җитештерү белән шөгылләнәчәк.Күченәсе авыл кешеләрен,мал-туарын кайда урнаштарырга белмибез.Бу мәсәлә хәл ителмәсә хуҗалык авыр хәлдә калачак “-дип зарын белдерә ул.Хуҗалыгы өчен янып-көеп йөрүче зирәк җитәкченең чаң кагуы бик вакытлы була.Ул үзе карап яратып кайткан,урман итәгендә Яңа поселогы төзелеше башлана. Иген устергән җирдә булдозерларның  җирне актаруы ,аның күңелендә әрнү уята.КамАЗ төзелеше чорында ,өч хуҗалык хасил була-Гигант,Илҗбухтино,Камский.Шәһәр яны хуҗалыгы булгач алардан күбрәк сөт җитештерүне сорыйлар.Зыя Закиров хуҗалыгы алдынгылар рәтеннән төшмәсә дә,нигәдер күңеле канәгат түгел.Берәр арттагы хуҗалыкны алып алдынгылар рәтенә чыгарырга дигән фикер белән,партия шәһәр комитеты секретаре янына юнәлә.Сөйләшү киеренке төс ала.-Менә гаризам.Азат итегез китәм,ди.

_Ашыкма әле Зыя Закирович! Сез бит республикада билгеле шәхес.Җайланыр,-дип үгетлиләр.Закиров тынычланып,дәртләнеп эшли башлый. Куп еллар хуҗалык җитәкчесе булып хезмәт куйган бөек шәхесне “Металлургстрой”ның идарә башлыгы урынбасары итеп куялар.Авыл хуҗалыгын күтәрүдәге уңышлары өчен Ленин,Октябрь Революөиясе орденнары белән бүләкләнгән,ике чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайланган Зыя Закир улы Закиров-районыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес.

Опубликовано 8 July, 2016 - 14:48 пользователем Тукаевский район

Source URL (modified on 08/07/2016 - 22:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/rayonybyz-tarihynda-yakty-ez-kaldyrgan-shhes