Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Район ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Район ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Корпункт: 
Сармановский

Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе – хатын-кыз. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары бүген аларның өйләрендә булдылар, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерделәр. Фәрит Мөнәвирович ветераннарга “Бөек Җиңүгә – 75 ел” һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” юбилей медальләре, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләме дә тапшырды.

Опубликовано 21 February, 2020 - 15:58 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 21/02/2020 - 15:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/rayon-veterannaryna-yubiley-medallre-tapshyryldy