Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Район балалар китапханәсендә “Муса Җәлил –балаларның дусты” - шигьри сәгатъ

Район балалар китапханәсендә “Муса Җәлил –балаларның дусты” - шигьри сәгатъ

Корпункт: 
Сабинский

       Муса Җәлилнең  туган көне алдыннан, шагыйрьнең балаларга багышланган шигъри иҗаты белән таныштыру Район балалар китапханәсендә традициягә әверелде. 8 февраль көнне шагыйрьнең тууына 110 ел уңаеннан, китапханәдә “Шатлык” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен (тәрбиячеләре Ахметсафина Л.Х., Каюмова В.А.)  “Муса Җәлил –балаларның  дусты”  - шигьри  сәгатъ уздырылды. Китапханәче Шаяхметова Н.  Муса Җәлилнең  балачагы, тормышы, иҗат юлы турында әнгәмә үткәрде. “Герой-шагыйрь “дип исемләнгән  күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Китаплардан шушы чор яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр укылды.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар, чөнкки аның шигырьләре туган илне,табигатьне, хезмәтне сөяргә өйрәтә.

Опубликовано 9 February, 2016 - 15:22 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 09/02/2016 - 15:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/rayon-balalar-kitaphansend-musa-zhlil-balalarnyn-dusty-shigri-sgat