Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Онытылмас исем

Онытылмас исем

Корпункт: 
Алькеевский

19 февраль көнне  С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгы уңаеннан легендар , бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Онытылмас исем” дип аталган музыкаль  кичә  булып узды.

Белгәнебезчә, быел Муса Җәлилнең Әлки районы  Чуаш Кичүе авылындагы “Чирмешән-202”(“Энергетик”) совхозына  журналист-хәбәрче булып килүенә 85 ел була.Музыкаль кичәбезнең төп максаты  -  танылган шәхесләребезнең батырлыгы мисалында туган якка ,туган илгә, туган халкыбызга һәм ана  телебезгә мәхаббәт,горурлык хисе тәрбияләү.

Чуаш Кичүе мәктәп укучылары Иске Чаллы мәктәбе укучыларына тирән мәгънәле,бай эчтәлекле , киң кырлы иҗади композиция  күрсәттеләр.Чуаш Кичүе мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты  укытучысы Хөсәинова Радия Хәертдин кызы укучыларны Муса Җәлилнең   гыйбрәтле һәм данлыклы  тормыш юлы белән йөрәкләргә үтеп керерлек итеп таныштырды.  8 сыйныф укучысы Зәйдуллина Әдиләнең “Вәхшәт” шигырен тыңлаганда ирексездән күзләр  яшьләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Рәмилә Минзакир кызы башкаруында “Ак каен” җыры , укучылар тарафыннан театрлаштырылып яңгыраган  Җәлил шигырьләре кичәне баетып тордылар. Музей хезмәткәрләре Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган  документаль фильм һәм викторина үткәрделәр. 

Опубликовано 2 April, 2019 - 13:07 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 02/04/2019 - 13:07):https://tatfrontu.ru/tt/news/onytylmas-isem-0