Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Онытылмас ачы еллар

Онытылмас ачы еллар

Корпункт: 
Менделеевский

Сәйтәк авылы мәдәният хезмәткәрләре Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан “Онытылмас ачы  еллар” исемле акция узырдылар.

Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. китапханәче Данилова Е.И. белән берлектә авылда яшәүче тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының өйләренә бардылар. Бөек Ватан сугышының озакка сузылган иң дәһшәтле орышларының берсе булган Ленинград блокадасы турында искә алдылар. Озак еллар узса да, сугыш чоры авылдашларыбызның хәтерендә дә тирән эз калдырган.

Алар яңадан сугыш вакытындагы үз тормышларын искә алып авыр сулап куйдылар. Мәдәният хезмәткәрләре авылдашларына , андый авыр көннәр тагын кабатлана күрмәсен иде инде дип, ипи, шикәр, чәй буләк иттеләр. Чөнки сугыш чорында аларның бер телем ипигә аптырап утырган чаклары күп булган. Әбиләребез һәм бабайларыбыз безнең бу чарадан бик канәгать калып, рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

Опубликовано 31 January, 2019 - 08:31 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 31/01/2019 - 08:31):https://tatfrontu.ru/tt/news/onytylmas-achy-ellar