Олы Әтнә авылында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе үтте

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы кайтавазы хәтерләрдә озак сакланыр әле.
«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе максаты – Ватаныбызны саклаучылар истәлеген, шулай ук илебезнең урман байлыкларын саклау.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья күләмендә үткәрелүче «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында Олы Әтнә авылында 150 агач утыртылды. Акциянең төп максаты — сугыш чоры батырлары истәлеген мәңгеләштерү һәм илнең урман байлыкларын саклауны яшь буынга тапшыру.
Һәрбер утыртылган нарат агачы – тынычлыкны саклаучы буыннарның данлы тарихына багышланган һәйкәл, дисәк тә ялгыш булмастыр.
«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр, район яшьләре, техникум студентлары, волонтерлар катнашты.
Һәрбер агач – тыныч тормышта яшәүче буынның истәлеге һәм рәхмәте символы.
