Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Олы Мәңгәр мәктәбендә сугыш чорында балалар йортында яшәгән латыш балалары турында документаль фильм төшерелә

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Олы Мәңгәр мәктәбендә сугыш чорында балалар йортында яшәгән латыш балалары турында документаль фильм төшерелә

Корпункт: 
Атнинский

08.02.2023 Олы Мәңгәр мәктәбендә сугыш чорында балалар йортында яшәгән латыш балалары турында документаль фильм төшерү максаты белән бер төркем кунаклар булып китте.

Әлеге документаль фильмны төшерү мәдәни багланышлар буенча Бөтенроссия "Православная молодежь" хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Ул берничә ел элек зәңгәр экраннарга чыккан "Мин сине сагынам" фильмын төшерү турында. Документаль фильмның Олы Мәңгәр мәктәбенең "Сугышчан Дан музее"нда, латыш балаларына багышланган сюжеты якташыбыз, күпләргә "Мин сине сагынам" фильмы буенча таныш Динара Әхмадуллина гаиләсе белән бәйле. "Фильмны төшерү барышында мин уземнең нәселем тарихы, әтиемнең туган авылы Олы Мәңгәр турында бик күп мәгьлүмат алдым. Һәм шулар турында башкалар белән дә уртаклашасым килде. Бу - безнең гаилә генә түгел, бөтен татар халкының тарихы", - ди Динара Вильдан кызы. Документаль фильм тиздән экранга чыгар дип көтелә.

Опубликовано 27 April, 2023 - 10:54 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 27/04/2023 - 10:54):https://tatfrontu.ru/tt/news/oly-mngr-mktbend-sugysh-chorynda-balalar-yortynda-yashgn-latysh-balalary-turynda-dokumental