Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Өлкәннәргә аңлату эшләре алып барыла...

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Өлкәннәргә аңлату эшләре алып барыла...

Корпункт: 
Атнинский

Сугыш чоры балаларының тормыш шартлары турында уйлаучылар бар. Әтнә муниципаль районы территориясендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә йөрү буенча эш алып барыла. «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр, социаль хезмәтләр буенча аңлату эшләре алып баралар. Һәр гражданинга торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча акт төзелә, янгын куркынычсызлыгын һәм өлкәннәрне алдау очракларын кисәтү буенча инструктаж үткәрелә һәм буклетлар тапшырыла. Өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә йөрү дәвам итәчәк.

Опубликовано 28 February, 2020 - 11:57 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 28/02/2020 - 11:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/olknnrg-anlatu-eshlre-alyp-baryla