Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Өчиле Саклауда Рәсимә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Өчиле Саклауда Рәсимә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Корпункт: 
Сармановский

Өчиле Саклау авылында яшәүче тыл ветераны Шәйхеразыева Рәсимә Камил кызы бу атнада 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, кыйммәтле бүләк һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина җиткерделәр. 
Рәсимә апа шушы авылда туып үсә, бик иртә колхозда эшли башлый, тормыш иптәше Әмирҗан абый белән ике ул, бер кыз үстерә. Алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. 

Опубликовано 3 March, 2020 - 08:13 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 03/03/2020 - 08:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/ochile-saklauda-rsim-apa-90-yashlek-yubileen-bilgelp-utte