Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Нурлы Нәсимә әби

Нурлы Нәсимә әби

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы Бәрәскә авылыннан Нәсимә әбекәй Зариповга 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Тумышы белән Әтнә районы Күәм авылыннан ул. Аянычлы язмыш аны туганда ук әнисез калдыра. ”Тапсам, үлсәм дә үкенмәс идем” – дип, картаеп кына кызын тап­кан ананың юраганы юш килә, ул озак та тормый бакыйлыкка күчә. Сабыйның әтисе башта аны Күлле Киме балалар йортына бирергә мәҗбүр була. Өч яшенә кадәр шунда тәрбияләнә кыз. Дүрт сыйныфны Күәмдә укый. Әтисе гаиләсе бе­лән Морки районына кү­ченгәч, укуын дәвам итә алмый. Чөнки Мари рес­публикасына кергән район үзәгендә укулар туган телләрендә алып барыла. Соңлап булса да 8 сыйныф белемне ала кыз. Сугышка киткән әтисен бүтән күрми инде ул. 1951 елда Бәрәскә авылы егетенә тормышка чыга. Бергәләп алты балага тормыш бүләк итәләр. Әмма... Гаилә терәге 44 яшендә, Нәсимәне алты баласы белән тол калды­рып, вафат була. Ачы язмышына бирешми ул, сынмый, балалары хакына тырыша. Сыерын да сава, бозау да карый, тавык фермасында да эшли. Ничек итсә итә, бер егет һәм биш кызны аякка бастыра. Улы берничә ел элек вафат булган. Аның тормыш иптәше, балалары, кызлары-кияүләре Нәсимә әби янында еш кунак. Ул үзе дә бик ачык йөзле, балалары, онык­лары өчен үлеп тора. Бүгенге көндә аның янында төпчек кызы – Дилбәре. Мөмкинлеге чикле булса да, әнисе өчен зур иптәш ул. Әнисе – аның өчен. Юбилее көнендә исә өйләре шау-гөр килеп тора иде. Кызлар-кияүләр, килен, оныклар, онык­чыклар – барысы да олы кешене гомер бәйрәме белән котларга җыелганнар. Нәсимә әбигә тазалык-саулык, тагын бик күп еллар якыннарына киңәшче-сердәшче булып, үзе дә кадер-хөрмәт күреп яшәргә язсын. Нигезләренең иң нурлы кешесе ул.

Опубликовано 19 December, 2019 - 10:58 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 19/12/2019 - 10:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/nurly-nsim-bi