Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Написано войной - увековечено литературой” китап күргәзмәсе

“Написано войной - увековечено литературой” китап күргәзмәсе

Корпункт: 
Сабинский

Саба район балалар китапханәсендә “Написано войной - увековечено литературой” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле яшьтәге китап укучы балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар урын алды. Кургәзмәнең төрле чорларда иҗат иткән язучыларның әдәби әсәрләре  һәм шигырьләре аша,  балалар  үзләренең яшьтәш геройларының тормышлары белән таныша алалар.  Әлеге күргәзмәнең бер бүлегендә документаль һәм фактографик материаллар  бирелде. Китапханәгә килгән балалар күргәзмәдән үзләренә ошаган китапларны сайлап ала алдылар.

Әлеге көнгә күргәзмәдән   43  китап укучы бала барлыгы 75 данә китап алып  укыды.  Алар  бу төр әдәбиятне кызыксынып укыганы күренде. Китап укучы балалар бу китапларны укып дәһшәтле утлы еллар вакытындагы вакыйгаларны искә төшерергә һәм яңадан да үзләренең белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирелде.

Опубликовано 10 May, 2016 - 11:26 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 10/05/2016 - 11:26):https://tatfrontu.ru/tt/news/napisano-voynoy-uvekovecheno-literaturoy-kitap-kurgzmse