Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Нацизмның хәрби җинаятьләре”

“Нацизмның хәрби җинаятьләре”

Корпункт: 
Сабинский

2016 нчы елның 18 нче гыйнварында Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 – 11 нче  сыйныфлары өчен “Нацизмның хәрби җинаятьләре” дигән темага хәтер дәресе үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Иванов Владислав Геннадьевич балаларга Бөек Ватан сугышы фактлары, нацистларның куркыту алымнары, концлагерьлардагы вәхшилекләре турында сөйләде. Укучылар сугыш материаллары һәм документлары нигезендә төшерелгән фильм карадылар. Тарихчыларның фикерләре һәм шаһитләрнең истәлекләрен тыңладылар. Укытучы тарафыннан бай күрсәтмә материал, кызыклы лекция тәкъдим ителде. 2016 нчы елның  23 нче гыйнвар көнне укучылар өчен  лекциянең икенче өлеше булачак. Анда алар 70 ел элек бик күп корбаннар китергән нацистлар хәрәкәтенең җитәкчеләренә карата үткәрелгән хәрби трибунал хакында беләчәкләр.

Опубликовано 20 January, 2016 - 16:05 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 20/01/2016 - 16:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/nacizmnyn-hrbi-zhinayatlre