«Муса Җәлил – шагыйрь-герой»
Корпункт:

2026 елның 15 февралендә батырлык исеме, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче символына әверелгән татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу истәлекле көн алдыннан Елхово авыл клубында Муса Җәлилгә багышланган музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее «Муса Җәлил – шагыйрь-герой» күргәзмәсен оештырды, анда сугыш чоры экспонатлары, китаплар һәм музей фондларында сакланучы әйберләре тәкъдим ителде. Мәдәни мирасны популярлаштыру һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган әлеге чара Әлмәт муниципаль районының Елхово һәм Түбән Абдул авыллары мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде.