“Муса Җәлил каһарман шагыйрь”
Корпункт:

Югары Симет авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” - батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләде, презентация күрсәтте. Ахмадуллина Л. “Муса Җәлил эзләре буйлап” темасына викторина үткәрде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен укыдылар.