Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Муса Җәлил- герой шагыйрь"

"Муса Җәлил- герой шагыйрь"

Корпункт: 
Альметьевский

15 февраль көнне Яңа Нәдер авылы китапханәсендә "Муса Җәлил- герой шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарага " Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булып керделәр. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар шагыйрьнең фаҗигале һәм героик язмышы турында якыннан белделәр. Балалар өчен иҗат ителгән " Батыр куян", "Шакир белән Гали" шигырьләрен тыңладылар. Чара ахырында " Кызыл ромашка" әсәренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны карадылар.

Китапханәче Рахманова Гөлназ Алмасовна

Опубликовано 16 February, 2022 - 15:10 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 16/02/2022 - 15:10):https://tatfrontu.ru/tt/news/musa-zhlil-geroy-shagyyr