Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Мөҗәһит абыйның юбилей шатлыгын район җитәкчеләре дә уртаклаштылар

Мөҗәһит абыйның юбилей шатлыгын район җитәкчеләре дә уртаклаштылар

Корпункт: 
Сармановский

 Мортамак авылында яшәүче тыл ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улына 90 яшь тулды.

Мөҗәһит абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Индира Рәис кызы юбилярның күкрәгенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медален дә кадады. Котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр. 
Мөҗәһит абый тантанада катнашучы яшьармиячеләргә, укучыларга үзенең авыр елларга туры килгән балачагы турында сөйләде, бүгенге тыныч һәм мул тормышның кадерен белергә чакырды. 
 

Опубликовано 6 March, 2020 - 08:50 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 06/03/2020 - 08:50):https://tatfrontu.ru/tt/news/mozhhit-abyynyn-yubiley-shatlygyn-rayon-zhitkchelre-d-urtaklashtylar