Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Мин дөньяга авазны дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел вакыт калгач салганмын. Тагын ике яздан соң, 1941 елның 22 июне илгә коточкыч афәт алып килгән. Хәзер олыгайган көннәремдә уйларым белән балачакта бергә уйнап үскән яшьтәшләремне,

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Мин дөньяга авазны дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел вакыт калгач салганмын. Тагын ике яздан соң, 1941 елның 22 июне илгә коточкыч афәт алып килгән. Хәзер олыгайган көннәремдә уйларым белән балачакта бергә уйнап үскән яшьтәшләремне,

Корпункт: 
Сабинский

Июль  аенда районыбызда яшәүче алты тыл ветераны үзләренең  90 яшен каршылады. Олуг юбилейлары уңаеннан       Шәмәрдәндә яшәүче Гөлзәйнәп Басыйрова, Рәхимә Зәкиева, Миңнебикә Шәйхетдинова, Шекшедән Хәмидә Ситдыйкова, Олы Шыңардан Сания Солтанова, Ике басу Арташтан  Әсмәбикә Фәттаховага – Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырды. Сугыш чоры балалары буларак, аларның барысын да охшаш язмышлар, кичерешләр берләштерә. Авыр елларны үтеп, тылда ир-атларны алыштырып,  Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.   Урман кисү, вагон бушату, окоп казу, урак уру, печән чабу һәм башка бик  күп эшләрне үзләренең нәфис җилкәләре белән күтә­рәләр. Сугыштан соң да төрле тармак­ларда  эшләп, тырыш хезмәтләре белән ихтирам-хөрмәт казаналар. Бүгенге көн­дә балалары, туганнары тәрбиясендә, һәр тыныч көннең кадерен белеп,   имин ил-күгебез өчен  хәер-дога кылып яшиләр.

Опубликовано 17 August, 2017 - 18:23 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 17/08/2017 - 18:23):https://tatfrontu.ru/tt/news/min-donyaga-avazny-dhshtle-boek-vatan-sugyshy-bashlanyrga-ike-el-vakyt-kalgach-salganmyn-tagyn