Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Менделеевлы Тамара Белогубова 90 яшен билгеләде

Менделеевлы Тамара Белогубова 90 яшен билгеләде

Корпункт: 
Менделеевский

“Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ 150 еллыгын билгеләгән көннәрдә предприятие елъязмасына тагын бер дата – заводлы Тамара Белогубованың юбилее өстәлде.

Ул 30 елдан артык гомерен тоз кислотасы цехына биргән.

– Хезмәт биографиямне 14 яшемдә башладым, – дип сөйли Тамара Николаевна, – гаиләдә өлкән бала идем, кече яшьтән эштә чыныгып үстем.

Ул балаларын да үз үрнәгендә гадел, әдәпле һәм җаваплы итеп тәрбияләгән. Алар, оныклары һәм оныкчыклары яраткан әниләренә һәм дәү әниләренә 90 яше уңаеннан чәчәкләр бүләк иттеләр, ихлас теләкләр юлладылар.

Тамара Николаевнада котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, район һәм химзаводның ветераннар Советлары, химик предприятие профкомы, “Карповчы” ТИС рәисләре Любовь Сорокина, Татьяна Митшина, Рөстәм Борһанов һәм Гөлсинә Заһретдинова булдылар.

Рахиля Мирзаянова

Опубликовано 23 August, 2018 - 17:35 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 23/08/2018 - 17:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/mendeleevly-tamara-belogubova-90-yashen-bilgelde