Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте

Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте

Корпункт: 
Атнинский

Кышлау авылында яшәүче Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Әбекәй улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер кичерә. Тумышы белән Мансура әби Иске Өҗем авылыннан . Кышлауның атаклы көрәшчеләр нәселенә килен булып төшкән көненә дә байтак вакыт үткән инде.

7 сыйныф белемле Мансураны сугышның беренче айларында ук яшьтәшләре белән Апас районына, окоп казырга җибәрәләр. Әнә шул вакыттан замандашлары кебек үк сугыш дәһшәтенең бар ачысын- төчесен татырга туры килә аңа. “ Ат та җиктек, сыеры да, үгезе дә калмады... Бүгенге көнебездән , Аллага шөкер, бик ризабыз. Шушы көннәр җитсен дип интегеп тырыштык, тырмаштык бит без. Инде без күргәнне балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын”,- дип теләк тели әбекәй. 

Опубликовано 23 January, 2016 - 23:29 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 23/01/2016 - 23:29):https://tatfrontu.ru/tt/news/mansura-kayum-kyzy-fyzrahmanova-bu-konnrd-olug-yubileen-bilgelp-utte