Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ләшәү Тамакның тынычлык варислары флешмоб оештырдылар

Ләшәү Тамакның тынычлык варислары флешмоб оештырдылар

Корпункт: 
Сармановский

Бөек Җиңү көнен барыбыз да көтеп алабыз. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән батырларыбыз даны мәңгелек. Быелгы бәйрәм аеруча истәлекле. Менә 75 ел инде илебез күгендә тынычлык кояшы балкый. Зур чара уңаеннан төрле акцияләр, флешмоблар үтә. Аңа мәктәп укучылары да телән кушылалар.
“Тынычлык варислары” - Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары “Георгий лентасы” флешмобы оештырдылар. Күкрәкләренә лента беркеткәндә, балаларның йөзләрендә батырларыбызны искә алу хөрмәтеннән зур горурлык хисе сизелә, тыныч көннәр өчен сөенү чагыла, рәхмәт яңгырый. https://vk.com/video229731321_456239126

Опубликовано 6 May, 2020 - 22:58 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 06/05/2020 - 22:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/lshu-tamaknyn-tynychlyk-varislary-fleshmob-oeshtyrdylar