Әлмәттә ветераннарны хөрмәтлиләр
Корпункт:
Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшыру дәвам итә.
Медицина тармагы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләренә лаек булдылар.
Бу медальләр-аларның сугыш елларындагы батырлыкларына һәм фидакарь хезмәтләренә хөрмәт. Без аларның ныклыгы һәм рухи көчләре алдында баш иябез!


