Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен «Җиңү диктанты»нда тикшерделәр

Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен «Җиңү диктанты»нда тикшерделәр

Корпункт: 
Альметьевский

Әлмәттә бөтен илдәге кебек үк «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды.

Акциядә 360 әлмәтле катнашты. Шәһәрнең биш мәйданчыгында — мәгариф учреждениеләрендә һәм мәдәни үзәкләрдә мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, педагоглар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерергә җыелды.

45 минут дәвамында катнашучылар хәрби тарихның төрле аспектларын үз эченә алган 25 сорауга җавап бирделәр.

Опубликовано 29 April, 2025 - 08:57 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 29/04/2025 - 08:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/lmtlelr-boek-vatan-sugyshy-turyndagy-belemnren-zhinu-diktantynda-tiksherdelr