Әлмәт районында «Җиңүле май» акциясе кысаларында концерт бригадалары чыгыш ясый
Корпункт:

Чараның чираттагысы Әлмәт районы Иске Суркино авылында узды.
Тамашачылар, шул героик еллар атмосферасына чумып, совет халкының батырлыгына багышланган яраткан җырларын һәм шигырьләрен тыңлыйлар.
Концерттан соң авыл халкы иҗади мастер-классларда бик теләп катнаша, анда үз куллары белән Бөек Җиңү рухы белән сугарылган истәлекле сувенирлар ясыйлар.