Әлмәт районы Югары Акташ авылы тирәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе узды
Корпункт:

100дән артык әлмәтле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 15 мең имән һәм корычагач утыртты. Бу агач утырту гына түгел, ә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт билгесе дә.