Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әлки районы Иске Алпар авылында 9 Май бәйрәме якташлары Альберт Мөхәмәтшин ярдәме белән узды

Әлки районы Иске Алпар авылында 9 Май бәйрәме якташлары Альберт Мөхәмәтшин ярдәме белән узды

Корпункт: 
Алькеевский

 

 

 

 

 

8 май 2019
 

 

Соңгы берничә елда Иске Алпар җирлегендә 9 Май бәйрәме якташлары – Казандагы АТП генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин ярдәме белән уза.

Быел да Альберт Әсхәт улы  авылда Җиңү бәйрәмен үткәрүдә зур булышлык күрсәтте. Бәйрәм алдыннан бар авыл халкы, кайткан кунаклар Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән якташлары хөрмәтенә төзелгән мемориаль комплекс каршында митингта катнашты. Алпарлыларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов тәбрикләде. Митингтан соң авыл мәдәният йортында Казаннан килгән танылган эстрада артистлары концерт куйды.

Опубликовано 16 May, 2019 - 10:33 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 16/05/2019 - 10:33):https://tatfrontu.ru/tt/news/lki-rayony-iske-alpar-avylynda-9-may-byrme-yaktashlary-albert-mohmtshin-yardme-beln-uzdy