Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел

Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел

Корпункт: 
Менделеевский

2020 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. 27 нче гыйнварда Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула. 

Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, совет халкының каһарманлыгы турында сөйләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә "Шул кыш икмәге..." дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Укучылар Ленинград блокадасына багышланган видеоролик карадылар. Китапханәче Г.Галимуллина блокаданың авыр көннәре, Таня Савичева һәм аның көндәлеге турында сөйләде. Ленинград блокадасының тарихи вакыйгаларын чагылдырган фоторәсемнәр, иллюстрацияләр белән таныштырды.

Опубликовано 31 January, 2020 - 09:01 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 31/01/2020 - 09:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/leningrad-blokadasyn-ozug-76-el