КҮПМЕ ЕЛЛАР КӨТКӘН АНАЛАР ХӘТЕР, ҺӘЙКӘЛ БУЛЫП КАЛГАННАР!

Уразай авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл урыны үзенчәлекле. Ул тау башына урнашкан. Элек-электән үк тау башына менеп карасаң, пристань күренгән. Шуңа күрә аналар шунда менеп ирләрен, балаларын сугышка озатканнар һәм шунда менеп көтеп торганнар. Һәйкәлнең исеме дә башкаларныкыннан аерылып тора - Ана һәйкәле ул, газиз балаларын көткән Аналарны гәүдәләндергән хәтер ул.
Уразайлылар өчен Ана һәйкәленең кадере икеләтә зур. Якташыбыз, рәссам - скульптор Дамир Илдаров иҗат иткән һәйкәл Әфганстанда һәлак булган Мөхәррәм Сафин исемле Уразай егетенең кул җылысын саклый.
Быел һәйкәл Бөек Җиңүнең 75 нче язын каршы алырга әзерләнә. Кайчандыр аның тирәсенә утыртылган исемле агачлар хәзер инде хәтер бакчасына әверелгән. Ана һәйкәлен төзекләндерүдә мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйган. Һәйкәлдә яу кырында ятып калган авылдашларның һәм кайткач вафат булган уразайлыларның исемнәре мәңгеләштерелгән.