Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Россиянең хәрби Дан көненә – Ленинград шәһәренең блокадасын өзүгә багышланган «Блокада икмәге» акциясенә кушылдылар

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Россиянең хәрби Дан көненә – Ленинград шәһәренең блокадасын өзүгә багышланган «Блокада икмәге» акциясенә кушылдылар

Корпункт: 
Кукморский

 21 гыйнварда Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Россиянең хәрби Дан көненә – Ленинград шәһәренең блокадасын өзүгә багышланган «Блокада икмәге» акциясенә кушылдылар. Янил һәм Вахит авылларының башлангыч сыйныф укучылары өчен «Блокада икмәге» дип исемләнгән театральләштерелгән чара күрсәтелде. Укучылар Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең ипи карточкалары белән бергә 125 грамм авырлыктагы ипи өчен ничек чиратта торуларын күрделәр. Тамаша ахырында балалар икмәктән авыз иттеләр.

 29 гыйнвар көнне "Блокадалы икмәк" акциясе кысаларында музейда Пычак һәм Туембаш мәктәпләре укучылары булдылар. Алар өчен Ленинград блокадасы турында чара күрсәтелде һәм музей буенча экскурсия үткәрелде.

Опубликовано 5 February, 2021 - 14:01 пользователем МБУК Краеведчес...

Source URL (modified on 05/02/2021 - 14:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/kukmara-tugan-tobkne-oyrnu-muzee-hezmtkrlre-rossiyanen-hrbi-dan-konen-leningrad-shhrenen