Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кәрәкәшлеле Гөлнәзирә Касыйм кызы Нәбиуллинага – 90 яшь

Кәрәкәшлеле Гөлнәзирә Касыйм кызы Нәбиуллинага – 90 яшь

Корпункт: 
Ютазинский

Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Гөлнәзирә Касыйм кызы Нәбиуллина шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды.

 Хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин, Кәрәкәшле авыл җирлеге вәкилләре һәм күп санлы балалары тәбрик итте. Россия  Президенты Владимир Путиннан да котлаулар кабул иткән Гөлнәзирә Касыйм кызы – күп бала анасы. Ул 1952 елда кияүгә чыккан Мәгъсүм ага Нәбиуллин белән алар алты балага гомер бүләк итә. Әбиләренең куанычы булып бүген 14 оныгы олы тормыш юлына аяк басса, алар артыннан тагын ун оныкчыгы үсеп килә. Гөлнәзирә апа үзе дә ишле балалы гаиләдә үсә. Әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала, болай да авыр булган тормыш тагын да катлаулана... 

Опубликовано 13 August, 2018 - 10:12 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 13/08/2018 - 10:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/krkshlele-golnzir-kasyym-kyzy-nbiullinaga-90-yash