Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Колгынадан Нурлыбәнәт әби Сафиуллина 100 яшьлеген каршылады

Колгынадан Нурлыбәнәт әби Сафиуллина 100 яшьлеген каршылады

Корпункт: 
Апастовский

Нурлыбәнәт әби тормышның ачысын-төчесен күп күрә. 8 бала тәрбияләп үстерә, колхоз эшеннән дә калмый. Сугыш чоры авырлыкларын җилкәсе аша уздыра.

Кызганычка каршы, аңа бала хәсрәтләрен күп күрергә туры килә. 8 баланың бүген бары тик берсе генә исән-сау. Сабыр канатларын сындырмыйча яшәргә тырыша ул. Авылдагы кызы, онык-оныкчыклары аңа һәрчак ярдәм итеп тора. 
Нурлыбәнәт әби әле үз аякларында йөри, һәркемне барлап, эшләр дә кушкалап тора. Хәтере дә шәп, сүзгә дә оста ул. 
Бер гасырлык гомер бәйрәме белән котларга йорт тутырып якыннары җыелган иде. Аңа шулай ук Ил башлыгының Котлау хаты, Татарстан Республикасы Президентының Котлау открыткасы, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр.

Опубликовано 31 October, 2018 - 09:48 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 31/10/2018 - 09:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/kolgynadan-nurlybnt-bi-safiullina-100-yashlegen-karshylady