Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > «Кеше китә - җыры кала»

«Кеше китә - җыры кала»

Корпункт: 
Альметьевский

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Халык язучысы Мәхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» әсәренә нигезләнеп төшерелгән телесериалның презентациясе булды. Фильмны Әлмәттә күрсәтелүнең җитди сәбәбе - төп рольләрдә безнең театр артисты Ләйсән Әхмәдиева һәм Татарстанның атказанган артисты Илсур Хәертдинов уйный. Алардан тыш, безнекеләр катнаша.

Әлеге фильм – ул безнең тарихыбыз. Аны сөйләп кенә булмый, карарга кирәк.

Сериал ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнде. Режиссеры – Александр Далматов. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә апрель ае ахырында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтеләчәк.

Чарада зур кунаклар катнашты.

Опубликовано 11 April, 2025 - 08:46 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 11/04/2025 - 08:46):https://tatfrontu.ru/tt/news/keshe-kit-zhyry-kala