Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кече Күккүз авылында яшәүче Габделхак Фәйзрахманов 95 яшьлек юбилеен каршылады!

Кече Күккүз авылында яшәүче Габделхак Фәйзрахманов 95 яшьлек юбилеен каршылады!

Корпункт: 
Апастовский

Кече Күккүз авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак бабай Фәйзрахманов 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны истәлекле гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерде. Фәйзрахман бабай тормыш иптәше Гадилә әби белән 69 ел гомер итәләр.

Опубликовано 21 March, 2017 - 10:40 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 21/03/2017 - 10:40):https://tatfrontu.ru/tt/news/keche-kukkuz-avylynda-yashuche-gabdelhak-fyzrahmanov-95-yashlek-yubileen-karshylady