Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кайбыч районында бердәм ГТО ункөнлеге бара

Кайбыч районында бердәм ГТО ункөнлеге бара

Корпункт: 
Кайбицкий

15 майдан алып 25 майга кадәр районда, Бөтенроссия “Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында, 11-15 яшьлек мәктәп укучылары арасында Бердәм ГТО ункөнлеге үткәрелә. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 16 майда районыбызның 4 мәктәбендә: Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Иске Тәрбит һәм Колаңгы зоналарында тестлаштыру үткәрелде. Бу көннәрдә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар йөзү буенча осталыкларын күрсәтә. Һәр зонадан финалга үткән 11-12, 13-15 яшьтәге укучылар алга таба ярышларның муниципаль этабында катнашачак. Командалар составында – икешәр егет һәм кыз. Бу этапта җиңүчеләр фестивальнең республика этабында көчләрен сынаячак.

Опубликовано 28 May, 2015 - 15:21 пользователем Сафина Эльмира ...

Source URL (modified on 29/05/2015 - 01:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/kaybych-rayonynda-berdm-gto-unkonlege-bara