Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Каратай авылы да һәйкәлле булды

Каратай авылы да һәйкәлле булды

Корпункт: 
Арский

22 июнь–сугыш башланган көн буларак хәтергә сеңгән. Каратай авылы халкы өчен  ул хәзер яу кырында башларын салган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куеп, аларның исемнәрен мәңгеләштерү көне буларак та истә калачак.

Һәйкәл ачу тантанасына читтә яшәүче авыл халкы да кайткан иде. Алар өчен бу чара–Бөек Ватан сугышында һәлак булган ир–егетләрне искә алу, аларның рухына дога кылу, хәтирәләрне яшь буынга мирас итеп тапшырып калдыру. Кечкенә генә Каратай авылыннан да 54 кеше сугышка чыгып киткән, шуларның 43е батырларча һәлак булган, 11е генә исән–сау кайткан. Бу һәйкәл тагын бер кыйммәте–ул авыл халкы көче, тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелгән.

 

Опубликовано 23 June, 2015 - 10:48 пользователем Арскмузей

Source URL (modified on 23/06/2015 - 10:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/karatay-avyly-da-hyklle-buldy