Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды

Корпункт: 
Сармановский

Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Өч дистә елдан артык абыстай хезмәте башкарган, авылдашларын соңгы юлга озатуда зур ярдәм иткән Зәкия апа бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый, бик чиста, пөхтә. Ул – сәяси репрессия корбаны да. Аны мәртәбәле бәйрәме белән район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, авыл ветераннар советы рәисе Галия Нургалиева да тәбрикләделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. 

Опубликовано 19 June, 2019 - 13:40 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 19/06/2019 - 13:40):https://tatfrontu.ru/tt/news/karashay-saklau-avylynda-yashuche-zkiya-nasyybulla-kyzy-shydullinaga-kich-100-yash-tuldy