Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Карамасардан Мөнирә әбигә 95 яшь тулды

Карамасардан Мөнирә әбигә 95 яшь тулды

Корпункт: 
Апастовский

Карамасар авылында гомер итүче, җиде баласы, 14 онык, 15 оныкчыгы шатлыгына сөенеп, илгә-көнгә иминлек теләп яшәүче Мөнирә әби Гыйльманова 95 яшьлек олуг бәйрәмен каршылады. Улы Рәүф, килене Айсылу тәрбиясендә бик тә хасиятле, бәхетле картлык кичерә ул. Юбилярга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

Опубликовано 6 April, 2017 - 08:38 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 06/04/2017 - 08:38):https://tatfrontu.ru/tt/news/karamasardan-monir-big-95-yash-tuldy