Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

Корпункт: 
Актанышский

Яңа Әлем  авылында гомер итүче тыл  ветераны Исламова Зөлхәбирә Мөхәммәтдин кызы 2015 елның 23 ноябрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.

Шулай ук Зөлхәбирә Мөхәммәтдин кызын зур бәйрәме белән котларга Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, ветераннар Советының Әлем җирлеге җитәкчесе Тәһия Усманова һәм мәктәп директоры Даниал Гарипов килгәннәр иде. Алар чын күңелдән ветеранны котлап, үзләренең җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Зөлхәбирә Исламова Иске Солтангол авылында  Мөхәммәтдин белән Мәрхәбә гаиләсендә беренче бала булып туган.

Сугыш елларында, аннан соңгы елларда да интернатта эшләгән, мәктәптә балаларга белем биргән.

Ире Галим белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Опубликовано 24 November, 2015 - 09:43 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 24/11/2015 - 09:43):https://tatfrontu.ru/tt/news/kaderle-veteran-kotly-bulsyn-tugan-konen-0