Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ижевка авылы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Ижевка авылы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

Корпункт: 
Менделеевский

Хезмәт фронты геройлары Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лаеклы бүләкләр алдылар.

Фәвзия Сәфәрова, Зәйрә Зәйнетдинова, Мария Леонтьева, Василий Александрович һәм Галина Михайловна Киршиннар, Мария Судакова сугыш елларында кул-кул биреп эшләделәр, алар өлешенә ачлык та, салкын да яуды. Хөрмәтле ветераннар хәзер дә сафта, авылның иҗтимагый тормышыннан читтә калмыйлар. Моны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм җирлек башлыгы Нина Сергеева билгеләп үтте. Алар тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән медальләр тапшырдылар, аларга оптимизм, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

Опубликовано 7 April, 2020 - 09:54 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 07/04/2020 - 09:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/izhevka-avyly-tyl-hezmtchnnren-yubiley-medallre-tapshyryldy