Исмагилов Газимҗан Бәйранбай улы (1927-2018)
Корпункт:

1944 елның ноябреннән 1945нче елның май аена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1945 елдан алып, 4ел дәвамында Украинада, 87нче чик сакчылары отрядында Бандера отрядларына каршы көрәшкән. “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медал белән, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
1954 елның август аеннан 1982 елның декабрь аена кадәр Республикабызның нефть тармагында оператор булып эшли.“Хезмәт ветераны”, “Ленин ордены” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.2018 елда вафат.