ҺӘЙКӘЛЛӘРДӘ – ТАРИХ КАЙТАВАЗЫ

ҺӘЙКӘЛЛӘРДӘ – ТАРИХ КАЙТАВАЗЫ: Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе шәһәр һәм авылларыбыз атамаларында, меңләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Бөек Җиңүнең кадерен бәяләп бетерерлек түгел һәм аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый.
Мәсәде авылыннан Ватан өчен көрәшкә 76 райондашыбыз күтәрелгән. Туган илгә аларның нибары 26сы гына әйләнеп кайткан.
Мәсәде авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарын гәүдәләндергән һәйкәлгә ныклы төзелеш эшләре моннан биш ел элек – Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ясалган. Быел исә аның тирә-юне тәртипкә китерелгән, вак төзекләндерү эшләре башкарылган.
Кызганычка каршы, Мәсәде авылында сугышны кичкән бер генә исән ветеран да юк. Тыл хезмәтчәне дә берәү генә.