Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Һәйкәлләрдә кеше Хәтере

Һәйкәлләрдә кеше Хәтере

Корпункт: 
Сармановский

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан " Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!" акциясе игълан ителде.  Аның барышында мәктәп яшь армиячеләре Ләке авылы һәйкәле тирәсен тәртипкә китерү буенча өмә оештырдылар. 
 Балалар тирә-юньне кардан чистартты, чүп-чар җыйды. Барысы да намус белән эшләделәр, туган җиребезне фашист илбасарларыннан арындырып, яуда башларын салган авылдашларыбыз тыныч йокласыннар дигән теләктә калдылар.

Опубликовано 31 January, 2020 - 13:29 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 31/01/2020 - 13:29):https://tatfrontu.ru/tt/news/hykllrd-keshe-htere-1