"Хәтер юлы" н бергә саклыйк!
Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы “Хәтер юлы” акциясе игълан итте. Ул илебез азатлыгы өчен көрәшкән әти-бабайларыбыз, якыннарыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатында үткәрелә. Аларның сез җибәргән сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы фотосурәтләре, мәгълүматлары, гаилә архивы материаллары, истәлекләр Россия Кораллы Көчләренең төп Храмы комплексында “Хәтер юлы” галереясында урын алачак. Акциягә бәйле барлык белешмәләрне https://foto.pamyat-naroda.ru/ сайтыннан алырга була һәм мәгълүматларны шунда үзегез үк урнаштыра аласыз.