Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Һәлак булган очучылар истәлегенә

Һәлак булган очучылар истәлегенә

Корпункт: 
Спасский


Педагог Светлана Потапова һәм Болгар музей-тыюлыгының “Сувар” филиалы җитәкчесе Нинель Садриева белән берлектә, укучылар кабер тирәләрен чистартып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Бу батырлар турында безнең газетада моңа кадәр дә язмалар басылып чыкты. Ике очучы  кырык беренче елның кышында Куйбышев (хәзер Самара) шәһәреннән  Казанга хәрби самолет алып кайтканда Кузнечиха авылы янында көчле буранга эләгәләр һәм җиргә төшеп шартлыйлар. Аларның исемнәрен ачыклауда мәктәп укучылары зур көч куялар һәм соңыннан очучыларның гаиләләрен дә эзләп табалар. Укучылар Сергей Муравьев белән Константин Пряничниковның каберен карап, чистартып торалар.

Опубликовано 13 November, 2015 - 10:13 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 13/11/2015 - 10:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/hlak-bulgan-ochuchylar-istlegen