Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Хатын-кыз тракторчыларга һәйкәл

Хатын-кыз тракторчыларга һәйкәл

Корпункт: 
Апастовский

Бөек Ватан сугышы елларында авылларда бөтен авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән, ирләр башкара торган хезмәтләр хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсендә булды. МТСларда (ә алар Апас районында өчәү – Чүрибураш, Ишеево, Дәүләки авылларында) трактор, комбайн, машина белән идарә итергә өйрәнү курслары оештырылды. Алар бер караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иктеләр. Бүген исән-имин яши торган апа-әбиләрнең күңелләрендә җуелмас эз калдырды.

          Апас районында һәр елны сугыш чорында техникада (трактор, комбайнда) эшләгән хатын-кызларны зурлау танатанасы 9 май алды көннәрендә билгеләп үтелә. Ел дәвамында аларның социаль көнкүреш шартлары белән кызыксынып торыла. Район башлыгының таләбе шундый.Тагын бер онытылмаслык хатирә - ул сугыш чорында эшләгән хатын-кыз тракторчыларына һәйкәл төзелү, стелада мәрмәр ташка  171 тракторчы хатын-кызларның фамилияләре  уеп язылган... Район хакимияте каршында корылган бу мәһабәт корылмага һәркем үзенең соклануын белдерә, яшь парлар чәчәкләр сала, ә аларның балалары горурлык кичерә.

Опубликовано 28 December, 2015 - 15:44 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 28/12/2015 - 16:34):https://tatfrontu.ru/tt/news/hatyn-kyz-traktorchylarga-hykl