Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГОМЕРЕ БУЕ ҖИР УЛЫ БУЛДЫ

ГОМЕРЕ БУЕ ҖИР УЛЫ БУЛДЫ

Корпункт: 
Агрызский

           ТАССР оешуга 100 ел тулу үңаеннан “Әгерҗе хәбәрләре”ндә дөнья күрүче республика, район, үзе яши торган җирлек үсешенә зур өлеш керткән якташлар турындагы язмаларны зур кызыксыну белән укып барам.

            Минем дә Үтәгәндә гомер кичергән әтием Рәхимҗан Муллахмәтов (урыны оҗмахта, җаны җәннәттә булсын) - гомерен туган төбәгебезгә багышлаган мөхтәрәм шәхес. Ул Үтәгән җидееллык мәктәбен тәмамлагач, сугыш башланган 1941 елда 13 яшендә колхозга эшкә урнаша. Яшүсмер генә булса да, авылыбызның өлкән абый-апалары белән бер сафта хезмәт куя. Бу чорда һәркем “Барысы да фронт өчен!" дигән девиз астында эшли. Үзе капчык буе гына булса да, әти аяк очыңа басып әт җигә. Көзен Каракүлгә суккан ашлык ташыса, язын чәчәргә симәнә алып кайта. Бу эшне төгәлләугә, сабанчы буларак басу-кырларны иңләргә туры килә аңа. Әтием үзен тракторчы һөнәренә өйрәткән авылыбызның мөхтәрәм Ак әбисе Нәсыйха апаны гомер буе олы хөрмәт белән искә алды.

            - Начар эшләү турындагы уй башка да керми иде. Беренчедән, дәһшәтле сугыш вакыты, икенчедән, башкарган эшнең сыйфатын тикшерүче Шәех бабай - минем әти, - дип искә ала иде ул.

            Ә Шәех бабайнын сукалаган җирнең тирәнлеген карый торган махсус таягы була. Эшкәрткән туфрак сыйфат билгеләренә туры килмәсә, ул әлеге участокны кабат эшләттерә торган була. Бу таяк турында миңа да кечкенә вакытта күп тапкырлар ишетергә туры килде. Авылньң өлкән буыны да аны еш искә ала иде.

            Әтиемә шул чорда, мөгаен, техника “җене" кагылып калгандыр, эшкә үтә җаваплы карау формалашкандыр. Чөнки ул гомере буе җирне һәм техника яратты.

Үз хуҗалыгыбызда да, колхозда да яңалыклар кертүгә бик оста булды. Техниканы тавышыннан таный, “чир диагнозы”н бик тиз куя иде. Озак еллар колхозда механизатор вазифасын башкарган әтиемнең намуслы хезмәтен район күләмендә генә түгел, республикада да курә белделәр. “1960 ел өчен ТАССРның иң яхшы механизаторы" дигән Мактаулы исемгә да лаек булды ул.

            Махсус белеме булмаса да, әтине соңыннан бригадага механик итеп билгеләделәр. Монда аныә стратегик уйлау сэләтен кулланып эшләгәнен мин хәзер генә аңлыйм. Чананы - җәен, арбаны кышын әзерлә дигәндәй, ул запас частьлар турында алдан кайгырта иде. Шуңа кура Үтәгән бригадасы һәрчак алдынгы сафларда булды.

            Хезмәтне нәтиҗәле оештыруын, кешеләр белән эшли белү сәләтен куреп, әтине 70нче елларда Үтәгән фермасына мөдир итеп куйдылар. Шул елларда безнең ферма районда беренчеләрдән булып өчмеңчеләр сафына чыкты. Анда эшлэәгәндә әти биналар төзетте, яңача эшләү алымнары кертте. 70 яшенә кадәр эшләп лаеклы ялга китте...

ӘЛФИЯ МУЛЛАХМӘТОВА

Опубликовано 9 April, 2020 - 22:48 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 09/04/2020 - 22:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/gomere-bue-zhir-uly-buldy